ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия туристлары чит илдә балаларын югалтудан курка

5 ноябрь 2018, 14:52 , Фото: архив/Регина Гумарова

Россия туристлары чит илдә балаларын югалтудан курка Aviasales.ru порталы хезмәткәрләре Россия туристлары арасында сәяхәт вакытында нидән куркуларын ачыклау максаты белән сораштыру үткәргән.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Россия туристларының өчтән бере, чит илгә баргач, балаларын югалтудан курка. Бу хакта Aviasales.ru порталы хезмәткәрләренең Россия туристлары арасында үткәргән сораштыруында хәбәр ителә, дип яза "Российская газета" сайты.

"Сәяхәткә барганда, нәрсәдән куркасыз?" дигән сорауга сораштыруда катнашучыларның 30 проценттан артыгы чит илдә яки юлда балаларын югалтудан куркуын әйтә.

Респондентларның 29 процент тирәсе ниндидер сәбәпләр аркасында ялга бара алмыйча калудан шикләнә.

Сораштыруда катнашучыларның тагын өчтән бере сәяхәттә аяксыз калудан курка икән. Халыкның 15 проценты паспорты өчен борчыла.

Сорауларга җавап бирүчеләрнең 2 процентында таныш булмаган урында адашу шик уята. 

Шулай ук банк картасын блокировкалаудан, самолетта очудан һәм кинәт авырып китүдән куркучылар да бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10