ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда яшәүче ир-ат хатынын һәм абыйсын атып үтергән

5 ноябрь 2018, 14:04 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Башкортстанда яшәүче ир-ат хатынын һәм абыйсын атып үтергән Гаепле ир-ат үзе полициягә шалтыраткан һәм кылган гамәлен таныган.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда яшәүче 53 яшьлек ир-ат, көнләшеп, хатынын һәм абыйсын атып үтергән. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Төбәк тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 3 ноябрьдә ир-ат, бүлмәдә 44 яшьлек хатыны белән 65 яшьлек абыйсының бергә булуларын күреп, карабиннан башта - хатынына, ә аннары качарга тырышкан абыйсына аткан. Ике зыян күрүче дә һәлакәт урынында ук үлгән.

Гаепле ир-ат үзе полициягә шалтыраткан һәм кылган гамәлен таныган. Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме килгән. Җинаять эше кузгатылган.

Һәлакәт урыны тикшерелгән, җинаять кылуда шикләнелгән ир-ат тоткарланган, аңа карата ике кешене үтерүдә гаепләү белдерелгән. Җинаять кылу нечкәлекләрен ачыклау максатыннан, тикшерү эшләре алып барыла.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10