ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстанның 80 йөзүчесе катнашачак

5 ноябрь 2018, 13:16 , Фото: архив

Казанда йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстанның 80 йөзүчесе катнашачак Алты көн дәвамында илнең 850 иң көчле спортчысы 46 дисциплинада медальләр өчен ярышачак.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 7 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Казанның Су спорты төрләре сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты ярышларында 80 йөзүче катнаша. Бу турыда Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алты көн дәвамында илнең 850 иң көчле спортчысы 46 дисциплинада медальләр өчен ярышачак. Йөзүчеләрнең чыгышларын 50 кешедән торган судьялар коллегиясе бәяләячәк.

Үз чемпионатларында Александр Красных, Егор Куимов, Никита Королев, Григорий Тарасевич, Ирина Приходько, шулай ук өметле спортчылар Эдуард Вәлиәхмәтов, Николай Соколов, Азалия Закирова, Антонина Коновалова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы кыска суда йөзү (25 м) буенча Россия чемпионатын инде бишенче тапкыр кабул итә. Турнир Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелә

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10