ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сахалин губернаторы булган Игорь Фәрхетдиновка Балтачта һәйкәл куйдылар

5 ноябрь 2018, 12:42 , Фото: tatar-congress.org

Сахалин губернаторы булган Игорь Фәрхетдиновка Балтачта һәйкәл куйдылар Игорь Фәрхетдиновның тамырлары Татарстанның Балтач районына барып тоташа.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 1995–2003 елларда Сахалин өлкәсе губернаторы булып эшләгән Игорь Фәрхетдинов истәлегенә Татарстанның Балтач районында бюст ачу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Игорь Фәрхетдиновның тамырлары Татарстанның Балтач районына барып тоташа.

Фаҗигале вафат булган губернатор истәлегенә куелган бюст ачу тантанасында Сахалиннан килгән, андагы татар милли мәдәни автономиясе рәистәше Зәкия Вәлитова җитәкчелегендәге милләттәшләр катнашты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та бар иде.

Алар Балтач районының Салавыч авылындагы Фәхретдиновларның нигез йортында да булдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10