ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның сукырлар өчен махсус китапханәсе тәҗрибәсен Кырымда югары бәяләделәр

5 ноябрь 2018, 11:50 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Татарстанның сукырлар өчен махсус китапханәсе тәҗрибәсен Кырымда югары бәяләделәр Очрашуда катнашучылар начар күрә торган кулланучылар өчен китапханәләрдә мәгълүмат ресурсларын куллану мәсьәләләре буенча фикер алышты.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Кырымда фәнни-гамәли семинарда катнашучыларга начар күрүче кешеләргә китапханә-мәгълүмати хезмәт күрсәтү һәм социль-мәдәни эшләр буенча Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Семинарда Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, республика китапханәчеләре, Севастопольдән әйдәп баручы белгечләр катнашкан.

Татарстанның Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе мөдире Гөлүсә Закирова әлеге семинарда online режимда катнашты.

Ул начар күрә торган кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде, “Татарстан - бармак очларында” ("Татарстан на кончиках пальцев"), “Татарстан – капшап сизелә торган” ("Татарстан осязаемый") һ.б. уңышлы проектларын тәкъдим итте.

Республиканың махсус китапханәсе белгечләре уку әдәбиятын Брайль шрифтына күчергән, “сөйләшә торган китаплар” өчен текстлар укып әзерләгән, тактиль анатомик атласлар булдырган.

Кырым китапханәчеләре Татарстанның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе эшчәнлеге тәҗрибәсенә югары бәя бирделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10