ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә "Бала - төп пассажир" рейды узды

5 ноябрь 2018, 08:00

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре каникул көннәрендә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур игътибар бирә.
(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә "Бала - төп пассажир" рейды нәтиҗәләре буенча, балаларны махсус утыргычлардан башка йөрткән 6 машина йөртүчесе ачыклана. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
ЮХИДИ бүлеге  хезмәткәрләре каникул көннәрендә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур игътибар бирә.
 
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне каникул чорында аеруча белем бирү оешмалары һәм җәмәгать транспорты тукталышлары янында, шулай ук шәһәркүләм чаралар үткәрү урыннарында игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10