ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәт үзенең 65 еллыгын билгеләп үтте

5 ноябрь 2018, 01:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәт үзенең 65 еллыгын билгеләп үтте Бу уңайдан шәһәрдә бәйрәм чаралары булып узды.
(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 65 еллыгы уңаеннан шәһәрдә бәйрәм чаралары булып узды. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, дип хәбәр итә җирле басма.
 
Ул башта быел төзелгән “Саулык” паркында булып, “Актив озын гомер” проектында катнашучылар белән аралашты, аннары “Кванториум” балалар технопаркында узган волонтерларның пленар утырышында һәм үзәк шугалакны ачуда катнашты.
 
Төп тантана исә "Нефтьче" Мәдәният сараенда узды. Бәйрәмгә шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, хезмәт ветераннары, предприятие, оешма җитәкчеләре, депутатлар чакырылган иде.
 
"Безнең илдә күпләр нефть табу эшчәнлеге белән мәшгуль. Ләкин барлык нефтьчеләр дә үз төбәкләре өчен бу кадәр күп эшләми", - дип ассызыклады Дәүләт Советы рәисе үз чыгышында һәм Әлмәт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
 
"1953 елның 3 ноябреннән башлап Әлмәт тиз темплар белән үсеш ала. Ул бүген республиканың иң төзек һәм чәчәк атучы шәһәрләренең берсе булып тора. Аның тарихы төрле елларда киләчәк үсеше өчен ышанычлы нигез салган меңләгән кеше язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән, - дип ассызыклады Айрат Ринат улы. - Шәһәребезнең җаны - биредә яшәүче һәм хезмәт куючы кешеләр. Аны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән барлык ветераннарга, хезмәт династияләренә зур рәхмәтемне белдерәм".
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10