ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Азнакай боксчылары алтын медальләр яулады

5 ноябрь 2018, 06:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай боксчылары алтын медальләр яулады Җәлил бистәсендә бокс буенча республика турниры үтте.
(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Саниева). Җәлил бистәсендә бокс буенча Республика турнирында азнакайлылар да ярышты, дип яза район басмасы.  
 
Анда шәһәрнең “Юбилейный” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашып, лаеклы чыгыш ясадылар. Әмир Миргалиев – 30, Ислам Ганиев – 40, Артур Тарасов – 42 килограмм авырлыкта алтын медальләр яуладылар. Айдар Нургазиев (34 килограмм) һәм Илназ Зәкиев (60) икенче булдылар. Тренерлары – Мурат Галиев. Тренер Равил Йосыповта шөгыльләнүче Булат Латыйпов 64 килограмм авырлык категориясендә шулай ук икенче булды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10