ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан командасы тхэквондо буенча “Динамо” җәмгыяте чемпионатында иң яхшысы булды

4 ноябрь 2018, 17:40 , Фото: предоставлено Федерацией тхэквандо РТ

Татарстан командасы тхэквондо буенча “Динамо” җәмгыяте чемпионатында иң яхшысы булды
 Тхэквондо буенча III Бөтенроссия ярышлары быел Ульяновскида уздырылды.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Тренер Алексей Лукьянов җитәкчелегендә Татарстан командасы тхэквондо буенча “Динамо” җәмгыяте Бөтенроссия чемпионатында гомуми зачетта иң яхшысы булды. Бу хакта Татарстан “Динамо”сы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Ярышлар Ульяновскида 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр уздырылды. Барлыгы 16 комплект бүләк уйнатылды. Призлы урыннар өчен Россиянең 14 төбәгеннән 100 спортчы көч сынашты.

Татарстан спортчылары шәхси зачетта республикага 6 - алтын, 2 - көмеш һәм 2 бронза медаль алып кайтты.

Гомуми зачетта көмеш медальгә турнирны быел уздыручы хуҗалар - Ульяновск спортчылары, “бронза”га Чиләбе тхэквондистлары лаек булды.

  • Турнир  Бөтендөнья тхэквондо кагыйдәләре буенча өченче ел рәттән үткәрелде. Узган ел ярышлар Татарстан башкаласында уздырылган иде. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10