ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда Девятаев урамында "Шевроле" машинасы урам уты баганасына барып кергән

4 ноябрь 2018, 16:09 , Фото: vk.cim Дорожные Новости Казани (ДНК)

Казанда Девятаев урамында Машина белән 19 яшьлек егет идарә иткән булган.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда Девятаев урамында чит ил маркалы машина зур тизлектә урам яктырткычы баганасына килеп кергән. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекцисендә хәбәр иттеләр.

“Шевроле”да 19 яшьлек йөртүче Порт урамы буенча хәрәкәт иткән. Тизлекне арттыру сәбәпле, машина юлдан чыгып киткән һәм урам уты  баганасына барып кергән.

Егетне табиблар караган һәм, беренче ярдәм күрсәткәннән соң, өенә җибәргән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10