ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Спас кызы дзюдо буенча Бөтенроссия ярышларында беренчелекне яулаган

4 ноябрь 2018, 23:00

“Копнир” заводы директоры Игорь Российскийның якты истәлегенә багышланган турнир Мари Эл Республикасының Козьмодемьянск шәһәрендә үтте.
(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Яшь дзюдочылар арасында уздырылган Бөтенроссия ярышларында беренче урынны алган Спас районы Ким урта мәктәбе укучысы Анастасия Никишовага диплом, медаль, кубок һәм акчалата сертификат тапшырылды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
 
“Копнир” заводы директоры Игорь Российскийның якты истәлегенә багышланган турнир Мари Эл Республикасының Козьмодемьянск шәһәрендә үтте. Анастасия 2003–2005 елларда туган 57 килограммга кадәрле авырлыктагы кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Шушы ук мәктәптән Алена Фәйзуллина, Болгардагы 2нче урта мәктәптән Анатолий Елистратов, Искәндәр Гәрәев, Денис Гондаков та уңышлы чыгыш ясадылар. Өстәвенә, Алена белән Денис Чабаксарда 2002–2004 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча узган ХVIнче Бөтенроссия турнирында да катнаштылар. Өч йөздән артык спортчыны җыйган әлеге мәртәбәле бәйге Чуашстанның дзюдо буенча беренче тренеры Борис Лесных истәлегенә багышланды. Ким мәктәбе укучысы Александра Пронягина бу ярышларда күп көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итеп мактаулы икенче урынга лаек булды.
 
Ә менә Казан шәһәрендә Идел буе Федераль округының самбо буенча уздырылган Бөтенроссия студент уеннары ярышларында Данил Вихлянский 68 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә өченче урынны алды. Моның белән ул самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсен тагын бер кат раслады.

Яшь спортчыларны ярышка балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин әзерләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10