ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районының иң өлкән кешесе вафат

4 ноябрь 2018, 19:00 , Фото: tukai-rt.ru

Тукай районының иң өлкән кешесе вафат 103 яшендә Тукай районының иң өлкән кешесе Фатыйма әби Мөхәммәтгарипова бакыйлыкка күчте.
(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). 103 яшендә Тукай районының иң өлкән кешесе Фатыйма әби Мөхәммәтгарип кызы Мөхәммәтгарипова вафат булды. Ул Әҗмәкәй авылында балалары, оныкларының кадерле тәрбиясендә яши иде. Биш вакыт намазын калдырмады, дип яза җирле басма.
 
"Якты юл" газетасы хезмәткәрләре соңгы елларда аның һәр туган көненә бара иде. Соңгы 103 яшенә Гөлчәчәк Вәлиева белән Гөлназ Таипова барган иде. Ул бездән гыйнвар аенда гына бакыйлыкка күчкән Хәмит абый Мөхәммәтшин турында сорады. Аның вафат икәнен ишеткәч, елады, рухына багышлап дога кылды. Хәмит абый Фатыйма әбинең 100 яшендә аның турында мәкалә язган иде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10