ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Опера һәм эстрада җырчысы Юрий Заряднов татар проектларында катнашырга ниятли

4 ноябрь 2018, 13:38 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Опера һәм эстрада җырчысы Юрий Заряднов татар проектларында катнашырга ниятли
 Юрий Заряднов әбисенең татар булганлыгын һәм үзендә татар мәдәниятенә кызыксыну барлыгын әйткән.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Даими вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашуда опера һәм эстрада җырчысы Юрий Заряднов татар проектларында катнашу уе барлыгын әйткән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук Юрийның хатыны Юлия дә катнашкан. Ул - пианистка. Яшь гаилә инде өч бала тәрбияли. Еш кына бергәләп чыгыш ясыйлар.

Санкт-Петербургта яшәсәләр дә, алар Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Даими вәкиллеге уздыра торган мәдәни проектларда катнашырга теләкләре барлыгын әйткән.

Юрий Заряднов әбисенең татар икәнлеген белдергән һәм үзендә татар мәдәниятенә кызыксыну бар, дигән. Ул шулай ук алар репертуарында татар композиторлары әсәрләре барлыгын әйткән.

  • Юрий Заряднов — опера һәм эстрада җырчысы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Россиядә һәм чит илләрдә чыгыш ясый. Вокаль һәм инструменталь ансамбльләрне җитәкли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10