ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алексеевский районында коткаручылар югалган балыкчының туңган гәүдәсен тапкан

4 ноябрь 2018, 13:05

Ир-ат балык тотарга дип Кече Чирмешән елгасына киткән һәм югалган булган.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Алексеевский районында коткаручылар югалган балыкчының бозга катып калган мәетен тапкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич 3нче зона янгын-сүндерү һәм коткару отряды Кече Чирмешән елгасына 49 яшьлек ир-атны эзләргә юнәлгән. Бирегә Гоголиха авылыннан 49 яшьлек ир-ат балык тотарга киткән булган һәм югалган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, берничә сәгать эзләгәннән соң, балыкчының бозланган  мәетен тапкан.

Коткаручылар аны боз каплаган елгадан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10