ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсендә хәзерге шартларда туган телне саклау мәсьәләсе күтәрелде

4 ноябрь 2018, 09:43 , Фото: tatar-congress.org

Свердловск өлкәсендә хәзерге шартларда туган телне саклау мәсьәләсе күтәрелде Әрәкәй авылында бу хактагы сөйләшү Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында узды.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында өлкәдә туган телне саклау һәм милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләре торышы турында сөйләштеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Урал регионындагы Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов үз чыгышында билгеләп үтүенчә, Түбән Сырга районының Әрәкәй авылы балалары укыган Михайловск мәктәбендә татар теле дәресләре укытылмый.

Әҗегол авылында исә беренче сыйныфка килгән татар балаларының ата-аналары барысы да туган тел буларак рус телен күрсәткән. Әлеге мисалларны Хәйдәр Гыйльфанов мәктәпләрдә татар теле укытучыларының бөтенләй булмавы белән бәйләп аңлатты.

Даими вәкил мәктәп директорларына ата-аналар белән сөйләшүләр уздырырга киңәш итте.Әлеге чыгышка җавап итеп Свердловск өлкәсе хакимияте вәкиле Еремеев Михайловск мәктәбе белән килеп туган проблеманың уңай якка хәл ителәчәге турында хәбәр итте.

Шулай ук утырышта татар авылларын саклау, балалар өчен Сабан туйлары уздыру, мәдәниятне саклап калу өчен җирлектә уңай шартлар тудыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр 

Утырышта Свердловск өлкәсе хакимияте вәкилләре, татарлар күпләп яшәгән район башлыклары, татар авыллары хакимият башлыклары, татар авылларындагы мәктәпләр һәм мәдәният йортлары директорлары, татар теле укытучылары, татар милли оешмаларының һәм дини җәмгыятьләрнең җитәкчеләре фикер алышты.

  • Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Свердловск өлкәсендә эш сәфәрендә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10