ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мөслим тәрбиячеләре конференциясендә тәкъдим ителгән проектлар хупланды

4 ноябрь 2018, 09:00 , Фото: Мөнирә Арсланова

Мөслим тәрбиячеләре конференциясендә тәкъдим ителгән проектлар хупланды Район башлыгы проектларның матди тәэмин ителешен ышандырды.

(Мөслим, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Мөнирә Арсланова). Гомуми белем бирү мәктәпләре сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең район конференциясе үтте. Бу турыда район басмасы яза.

"Муниципаль мәгариф системасындагы проектларга грант ярдәме күрсәтү” темасын ачкан чараның секция утырышларында катнашучыларын Мөслимнең Г. Тукай исемендәге урта мәктәбе кабул итте.

Район мәдәният йортында үткән пленар өлештә чыгыш ясаучылар залда утыручылар игътибарына проект-программаларның юнәлешләрен, төп максатларын игълан иттеләр, көтелгән нәтиҗәләр белән таныштырдылар.

Конференция эшендә катнашкан район башлыгы Рамил Муллин, проектларның актуальлеген билгеләгән хәлдә, бүгенге көндә югары әхлаклы балалар тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады, фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Ул проектларның барысын да хуплап, аның матди тәэмин ителешен ышандырды һәм агымдагы уку елын мәгарифтә әхлакый тәрбия елы дип игълан итәргә дигән тәкъдимен җиткерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10