ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында 47 ятим бала торак алырга чиратта тора

3 ноябрь 2018, 22:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешән районында 47 ятим бала торак алырга чиратта тора Районда “Ятимнәргә – торак” программасы нигезендә бер катлы аерым җиде йорт төзелеп, ачкычлары ятимнәргә тапшырылган.

(Чирмешән, 3 ноябрь,"Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Бүген районда пропискада торучы 10 ятим бала торак белән тәэмин ителгән һәм тагын 47 бала торак алуга чиратта тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Опека һәм попечительлек бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда “Ятимнәргә – торак” программасы нигезендә бер катлы аерым җиде йорт төзелеп, ачкычлары ятимнәргә тапшырылган.

Әлеге программа кысаларында 2015 нче елны район үзәгенең Бакча урамында дүрт йорт файдалануга тапшырылды. Һәр өйнең гомуми мәйданы – 42 квадрат метр. Узган елны Амур ягында, Җиңүнең 70 еллыгы урамында төзелгән шундый ук өч йорт та хуҗалы булды.

Былтыр Мирсәит Кәбиров урамында да ятим балалар өчен ике йорт төзи башлаганнар иде, ләкин эшне төгәлли алмадылар, төзелеш тукталды. Бу йортларны киләсе елда төзеп бетерергә ниятлиләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10