ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

3 ноябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

3 ноябрь 2018, 21:00

3 ноябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар ТР Президенты Гагаузиядә инвестицион форумда катнашты, Казанда мохтаҗларга кышкы киемнәр җыялар, Кулланучылар кооперациясе ярминкәләр оештыра һ.б.

Казанның мохтаҗларга ярдәм итү пунктында кышкы киемнәргә ихтыяҗ зур / ТР Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, мәрхәмәтле кешеләр кышкы киемнәрне "Приют" пунктына китерә ала.



Татарстан Диния нәзарәте киләсе елдан яңа 35/45 проектын башлап җибәрәчәк / Яңа проект 35-45 яшьтәге мөселманнар өчен оештырылачак.

Александр Сладковский Татарстанның симфоник оркестры өчен яңа татар әсәрләре турында хыяллануын әйтте / «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында баш дирижер яңа әсәрләр нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлеген аңлатты.

Радик Юльякшин журналистларның “Үзгәреш җиле" проекты турындагы соравын җавапсыз калдырды / Җырчы бу музыкаль фестиваль турында болай да күп сөйләнде, дип белдерде.

Татарстан белән Гагаузия нефть химиясе һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдавиягә ике көнлек эш сәфәре кысаларында Гагаузия җитәкчелеге белән очрашты.



Фольклор байлыкны сакларга фестивальләр ярдәм итә – сәнгать белгече Эльмира Каюмова / Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре сүзләренчә, гөслә фестиваль номинациясенә кертелгәч, аңарда уйнаучылар арткан.



Алексей Песошин ярминкәләрдә Татарстан кулланучылар кооперативларының продукциясен бәяләде / Татарстан кулланучылар берлеге үз продукциясен Казанның Яңа Савин районында оештырылган ярминкәдә тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10