ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайның 1 нче урта мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте

3 ноябрь 2018, 23:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/news/mәgarif/aznakay-1-nche-urta-mktbe-100-ellygyn-bilgelp-tte-foto-m-video

Азнакайның 1 нче урта мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте Просторная урамындагы яңа бинада 1958-1977 елларда мәктәпнең директоры булып эшләгән Хәләф Хәмзә улы Хәмзинга истәлек тактасы ачылды.

(Азнакай, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Бүген Азнакай 1 нче урта мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен зурлап билгеләп узды. Юбилей чарасы Мәктәп урамындагы элекке бинадан башланып китте.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Просторная урамындагы яңа бинада 1958-1977 елларда мәктәпнең директоры булып эшләгән Хәләф Хәмзә улы Хәмзинга истәлек тактасы ачылды.

Кунаклар шәһәр мәктәпләренең күргәзмәләре белән таныштылар. Актлар залында коллектив көче белән концерт оештырылды.

Аннан соң бәйрәм Мәдәният йортында дәвам итте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин иң җылы теләкләрен җиткерде. Тантаналы чара бүләкләүләр, тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10