ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда юеш кар явачак

3 ноябрь 2018, 18:24 , Фото: tatar-inform.ru архивы

Татарстанда юеш кар явачак 4 ноябрьдә көндез һава температурасы +7 градуска кадәр күтәреләчәк, ә кич белән нульгә төшәчәк.

(Казан, 3 ноябрьдә, “Татар-информ”). 4 ноябрьдә Татарстанда юеш кар яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил – көньяк-көнбатыштан, әмма вакыты белән төньяк-көнбатыштан секундына 17 метр тизлектә дә исәчәк. Көндез һава температурасы +7 градуска кадәр күтәреләчәк, ә кич белән нульгә төшәчәк.

5 ноябрьдә алмашынучан болытлы һава, төнлә һәм иртән күпчелек районнарда томан, көндез урыны белән яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан урыны белән секундына 15 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5 градус булачак, көндез +8 градуска кадәр күтәреләчәк.

6 ноябрьдә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы фаразлана. Төнлә һава температурасы -2..+3, көндез +2..+7 градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булу куркынычы бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10