ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанның мохтаҗларга ярдәм итү пунктында кышкы киемнәргә ихтыяҗ зур

3 ноябрь 2018, 17:33 , Фото: tatar-inform.ru архивы, Михаил Захаров

Казанның мохтаҗларга ярдәм итү пунктында кышкы киемнәргә ихтыяҗ зур ТР Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, мәрхәмәтле кешеләр кышкы киемнәрне "Приют" пунктына китерә ала.

(Казан, 3 ноябрьдә, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген мохтаҗ кешеләргә – балаларга һәм өлкәннәргә кышкы киемнәр белән ярдәм итәргә теләүчеләр булса, киелми яткан киемнәрен Казандагы “Приют” ярдәм пунктына китерә ала. Кышкы киемнәргә ихтыяҗ зур булуы турында ТР Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте. Ул бу хакта “Татар-инфом”га “Туры элемтә” очрашуында сөйләде.

  • Казанда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче “Приют” пункты быел “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан ачылган иде. Аның җитәкчесе – Азат Гайнетдинов.

Айгөл Биктимерова сүзләренчә, Татарстан Диния нәзарәте, нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге белән хезмәттәшлек итә.

“Диния нәзарәте Татарстан мөхтәсибәтләре белән берлектә мохтаҗларга киемнәр җыюда катнаша. Мөхтәсибәтләр үзләренең карамагындагы мохтаҗ гаиләләргә дә әлеге “Приют” ярдәм пунктыннан киемнәр алып кайтырга булыша. Хәзер кибеттә кышкы киемнәр бик кыйммәт тора, шуңа күрә мохтаҗ кешеләргә, бигрәк тә күпбалалы гаиләләргә мондый хәйрия пункты эшләве зур ярдәм булып тора”, - ди Айгөл Биктимерова.

Татарстанның мәрхәмәтле кешеләре җыйган киемнәрне алырга күрше төбәкләрдән дә мохтаҗ кешеләр күп килә, диде ул.

“Приют” үзәгендә тиз бозылмый торган азык-төлекләрне дә кабул итәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10