ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанның социаль өлкәдә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалары Россиядә югары бәяләнде

3 ноябрь 2018, 15:47

Хакимият органнары, РФ Иҗтимагый палатасы һәм Икътисади үсеш министрлыгы соңгы өч елда коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның актив эшчәнлеге буенча, башка төбәкләр арасында лидер булып тора. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Сообщество" форумында хакимият органнары, РФ Иҗтимагый палатасы һәм Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре соңгы өч елда коммерцияле булмаган оешмаларның социаль өлкәдәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

"Коммерцияле булмаган оешмалар, хакимият органнары, РФ Иҗтимагый палатасы һәм экспертларның бергәләп эшләве нәтиҗәсендә әлеге оешмалар социаль хезмәтләр базарына үтеп керә алды. Бу өлкәдә көндәшлек булса, алар күрсәткән хезмәтләрнең сыйфаты да артачак", - диде РФ Иҗтимагый палатасының Коммерцияле булмаган секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү комиссиясе рәисе Елена Тополева-Солдунова.

РФ Икътисади үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артем Шадрин тарафыннан тәкъдим ителгән рейтингта Татарстан, Мәскәү, Ханты-Манси автономияле округы (һ.б.) белән бергә, әйдәп баручы төбәкләр рәтендә тора.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10