ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Радик Юльякшин журналистларның “Үзгәреш җиле" проекты турындагы соравын җавапсыз калдырды

3 ноябрь 2018, 13:22 , Фото: Солтан Исхаков

Радик Юльякшин журналистларның “Үзгәреш җиле Җырчы бу музыкаль фестиваль турында болай да күп сөйләнде, дип белдерде.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Радик Юльякшин журналистларның “Үзгәреш җиле”нә кагылышлы сорауга җавап бирергә теләмәде. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Бу (“Үзгәреш җиле” проекты – ТИ искәрмәсе) шундый тема, аның турында инде күп сөйләнде. Рөхсәт итсәгез, мин бу сорауны җавапсыз калдырам”, – диде Радик Юльякшин.

  • “Үзгәреш җиле” – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм ярдәме белән тормышка ашырыла торган музыкаль проект. Аның максаты – татар эстрадасын халыкара югарылыкка күтәрү.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10