ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Премьер-министр балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү эшләрен тизләтергә йөкләмә бирде

3 ноябрь 2018, 12:58 , Фото: tatar-inform.ru архивы

Премьер-министр балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү эшләрен тизләтергә йөкләмә бирде 2018 елга планлаштырылган 94 балалар бакчасының 17сендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин балалар бакчаларын капиталь төзекләндерүне тизләтергә йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында төзелеш һәм реконструкция мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

«2018 ел исемлегенә 28 гомумбелем бирү оешмасы (әлеге объектларда ремонт төгәлләнде инде) һәм 94 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе керде. 94 объектның 77сендә эшләр тәмамланды. Бүгенге көндә 17 балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә», - диде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

ТР Премьер-министры шулай ук калган 17 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә алып барыла торган эшләрне тизләтергә кирәклеген искәртте. Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау планы бер календарь елга формалаштырылуга да карамастан, уку елы срокларын исәпкә алырга кирәклеген әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10