ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда быел төзекләндереләчәк күпфатирлы йортларның яртысында эшләр төгәлләнгән

3 ноябрь 2018, 11:55 , Фото: tatar-inform.ru архивы

Татарстанда быел төзекләндереләчәк күпфатирлы йортларның яртысында эшләр төгәлләнгән Бүгеннән республикада 2019 елда ремонтланачак йортларның исемлеге төзелә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда быел 440 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республикада төзелеш һәм реконструкция мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әйтелде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә, план буенча ел ахырына кадәр, Әлки һәм Чүпрәледән тыш, республиканың барлык районнарында тагын 544 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләрен тәмамлау күздә тотыла.

Моннан тыш, 2019 елда ремонтланачак йортларның исемлеге төзелә, киләсе елның программасы формалаштырыла, диде Алексей Фролов.

Киңәшмә барлык муниципаль районнарның вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10