ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Алексей Песошин ярминкәләрдә Татарстан кулланучылар кооперативларының продукциясен бәяләде

3 ноябрь 2018, 10:38 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин ярминкәләрдә Татарстан кулланучылар кооперативларының продукциясен бәяләде Татарстан кулланучылар берлеге үз продукциясен Казанның Яңа Савин районында оештырылган ярминкәдә тәкъдим итте.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ТР Кулланучылар кооперациясе тәкъдим иткән продукцияләрне карады. Кулланучылар кооперациясе ярминкәне Яңа Савин районында, «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта оештырды.

Алексей Песошин тәкъдим ителгән товарларның бәясе һәм ассортименты белән танышты, аларның сыйфатына бәя бирде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

Бирегә барлыгы 23 оешма: Әлмәт, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Чирмешән, Мамадыш, Алексеевск, Лаеш районнарының кулланучылар җәмгыятьләре һ.б. үз продукциясен алып килгән иде.

Казанлыларга яшелчә, ит, балык, казылык, макарон эшләнмәләре, сыр, он, ярмалар, бал, май, йомырка, сөт продуктлары һ.б. төрле продукция тәкъдим ителде.

«Ярминкәгә 23 миллион сумлык товар алып килдек. Аның 70-90 процентын сатарбыз дип уйлыйм. Бүген Казанның ике ноктасында ярминкә оештырдык, икенчесе – Авиатөзелеш районында. Ике мәйданчыкта Татарстан кулланучылар җәмгыятенең 53 предприятиесе эшли», - диде ТР Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов.

Ул республиканың һәр районында кулланучылар җәмгыяте булуын, аларның сентябрь аеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашуын искәртте. Татарстан кулланучылар җәмгыяте ярминкәләре 17 ноябрьдә – Чаллыда, 24 ноябрьдә Түбән Камада узачак.

Мәхмүт Фәттахов шулай ук ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре кибеттәгедән 30 процентка диярлек арзанрак булуын әйтте.

Шимбә көннәрендә кулланучылар җәмгыятьләре ярминкәләргә товар алып килә, автолавкалар көн саен 500-600 авылга бара. «Быел, узган елдагы кебек үк, 150 машина кечкенә торак пунктларга хезмәт күрсәтә. Бездә техника җитәрлек. Иң мөһиме, ягулык-майлау материалларына тотылган чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала», - дип билгеләп үтте ТР Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең идарә рәисе.

  • Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 сентябрьдә башланды, алар һәр шимбә саен уза. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10