ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 7 градуска кадәр җылыта

3 ноябрь 2018, 10:01 , Фото: tatar-inform.ru архивы

Татарстанда 7 градуска кадәр җылыта Төнлә һәм иртән томан төшәргә, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 3 ноябрьдә, көндез Казанда 6 градуска кадәр җылытыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанның кайбер районнарында термометрның терекөмеш баганасы 7 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә температура 0..-1 градус тәшкил итәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә төнлә һәм иртән томан төшәргә, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Машина йөртүчеләрнең аеруча игътибарлы булуы сорала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10