ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минзәләдә йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы бурычлар куелды

3 ноябрь 2018, 09:00 , Фото: menzela.ru

Минзәләдә йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы бурычлар куелды Бу эшләр федераль программалар кысаларында, шулай ук җирле бюджет һәм үзара салым акчасына башкарылды.

(Минзәлә, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Флура Мусина). Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов тиешле хезмәтләргә йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы бурычлар куйды. Бу турыда район басмасы яза.

Шәһәрдә күпкатлы йортлар ишек аллары территорияләрен ремонтлау, йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча быел киң күләмле эш алып барылды. Бу эшләр федераль программалар кысаларында, шулай ук җирле бюджет һәм үзара салым акчасына башкарылды.

Хәзер Идарәче компания хезмәткәрләре Изыскатель урамындагы 1 нче комплекста капремонт барган 1/9, 1/10 нчы күпкатлы йортлар яны территориясендә эшлиләр: куакларны кисеп, машиналарга төяп баралар, җыештыру эшләре белән мәшгуль.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10