ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда “Сөмбелә” бәйгесе тәҗрибә аланына әверелде

3 ноябрь 2018, 00:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда “Сөмбелә” бәйгесе тәҗрибә аланына әверелде Тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын тәкъдим иттеләр, дәүләт телләре өйрәтү буенча тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

(Азнакай, 3 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Балаларны ике дәүләт телендә дөрес итеп аралашырга өйрәтү, педагогларның алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатыннан районда өченче елын “Сөмбелә” бәйгесе оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел ул 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасы базасында үтте. Анда татар (рус) теле өйрәтүче һәм татар төркемнәрендә эшләүче 18 тәрбияче катнашты. Алар һөнәри осталыкларын тәкъдим иттеләр, дәүләт телләре өйрәтү буенча тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Конкурсантлар арасында яшь тәрбиячеләр күп иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10