ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Актанышта КВН-2018 җиңүчеләр билгеле булды

2 ноябрь 2018, 23:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актанышта КВН-2018 җиңүчеләр билгеле булды Сәхнәдә җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.

(Актаныш, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта КВН-2018 җиңүчеләрен игълан иттеләр. Быелгы КВНда Иске Кормаш җирлегенең “Базар” командасы җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Икенче урында Кәзкәйнең “Шырлык” командасы, өченче урында Татар Суксу авыл җирлегенең “Көләгеш камышлары” командасы.

Дүртенче урынга Учы командасы лаек дип табылды. Ә менә бишенче урынны Татар Ямалы, Пучы, Иске Сәфәр мәзәкчеләре бүлеште. Алтынчы урын Иске Байсарның “БСШ” командасына бирелде.

Сәхнәдә җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде. Ул әлеге тамашаны әзерләүчеләргә рәхмәт әйтте һәм алда оештырылачак бәйгеләрдә дә актив катнашырга чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10