ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бүген каникулларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләштеләр

2 ноябрь 2018, 21:32

ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш вәзгыятьне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең планнан тыш утырышы узды

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында планнан тыш утырышта көзге каникулларда елгаларны боз каплау чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләштеләр.

ТР Кече суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов узып баручы елга якынча нәтиҗә ясады. 2018 елның 9 аенда 117 һәлакәт булган. Анда 91 кеше үлгән, шуларның алтысы - балалар. 57 кешенең гомере саклап калынган.

Юрий Венедиктов хәзер су температурасы кышкы кебек, сулыкларда юка боз катламы барлыкка килә башлады, диде. «Шулай итеп, су объектлары кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Бигрәк тә көзге каникулларда балалар өчен», – диде Венедиктов.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин кышкы чорда балаларны һәм ата-аналарны суда куркынычсызлык чаралары турында мәгълүматлаштыру буенча актив эш алып барырга кирәклегенә басым ясады.

Кышын балык тотарга яратучылар өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тәүлек буе коткару постлары булдырачак.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сулыкларны юка боз каплаган вакытта балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату эшләре алып барулары турында сөйләде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10