ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексеевск районында мәдәният йорты һәм “Темп” спорт комплексы ачылды

2 ноябрь 2018, 19:34 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Алексеевск районында мәдәният йорты һәм “Темп” спорт комплексы ачылды Объектлар “Бердәм Россия” партиясе проектлары буенча төзелгән.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Алексеевск районы Тигән Бүләк авылында 50 урынлы Мәдәният йорты ачылды. Ә Алексеевск бистәсендә “Темп” спорт комплексы ачылышы тантанасы узды. Бу турыда республика Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл мәдәният йорты “Кече Ватан мәдәнияте” партия проекты буенча төзелгән. Мондый клублар кешеләрне берләштерү үзәге булырга тиеш, диде объект ачылышы тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

“Җирлекнең демография күрсәткечләре артсын, кешеләр авылдан китмәсен, мәдәният объектлары шуның өчен хезмәт итә”, - диде ул. Парламент җитәкчесе Республика Президенты исеменнән кирәкле җиһазлар алу өчен акчалата сертификат тапшырды.

Алексеевск бистәсендә “Темп” яңа спорт комплексы тантаналы төстә ачылды. Фәрит Мөхәммәтшин тренерларга һәм аның кул астындагы спортчыларга яңа казанышлар теләде.

Бүген Алексеевск районында “Бердәм Россия” көне узды. Партия чараларында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10