ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

«Бөек Идел юлы» оешмасы Бакуда төбәк вәкиллеген ачарга планлаштыра

2 ноябрь 2018, 18:33 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

«Бөек Идел юлы» оешмасы Бакуда төбәк вәкиллеген ачарга планлаштыра Бу оешмага Казанда 2018 елның апрелендә нигез салынган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Идел-Каспий хезмәттәшлегенең «Бөек Идел юлы» халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешма Бакуда төбәк вәкиллеген ачарга планлаштыра. Бу турыда оешма президенты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты профессоры Максим Андреев хәбәр итте.

«Бу мәсьәлә буенча 25-26 октябрьдә Бакуда узган VI Халыкара гуманитар форумда сөйләштеләр», – диде Андреев. Оешма президенты форумда Азәрбайҗан Республикасы мәдәният министры Абульфас Гәрәевнең шәхсән чакыруы буенча булды.

Бу форумны ел саен үткәрү инициативасын Россия һәм Азәрбайҗан президентлары тәкъдим иткән. Татарстан данын Идел-Каспий хезмәттәшлегенең «Бөек Идел юлы» халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешма яклаган. Бу оешмага Казанда 2018 елның апрелендә нигез салынган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10