ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстанның дүрт укчысы Токиода олимпиадада катнашырга дәгъва итәргә мөмкин

2 ноябрь 2018, 17:34

Екатерина Рабаяның 2020 елда Олимпия уеннарында катнашу хокукы бирә торган лицензиясе бар инде.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның дүрт укчысы - Екатерина Рабая, Николай Теплый, Алинә Фазылҗанова һәм Альбина Шакирова Токиода XXXII җәйге олимпиадада катнашырга дәгъва итәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теплый, Фазылҗанова һәм Шакировага сайлап алу турларында катнашырга кирәк, ә Рабая Көньяк Кореядә катнаш программада чыгыш ясап, Токиога Олимпиадага бару хокукы бирә торган лицензия алды.

«Олимпиадага эләгү бик кыен, без тәкъдим иткән дүрт кандидат та Олимпия уеннарына эләгә дигән сүз түгел », – диде ТР Пуля һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин.

Монннан тыш, уеннарда Рабая катнаш һәм шәхси ярышларда катнаша ала, диде ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан каратисты Алинә Шишканова Токиода Олимпиада сайлап алу турнирларында катнаша дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10