ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Радик Юльякшин “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашырга теләк белдерде

2 ноябрь 2018, 16:45 , Фото: Султан Исхаков

Радик Юльякшин “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашырга теләк белдерде “Әгәр чакырсалар, гастрольләрем белән кисешмәсә, әлеге акциядә катнашам”, - диде җырчы.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкорстанның атказанган артисты Радик Юльякшин Татарстанда узучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә бик теләп кушылачагын әйтте. Бу хактагы фикерен ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында белдерде.

  • “Мин татарча сөйләшәм” чарасы -  һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган акция. Акциянең төп максаты – татар теленә игътибар җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Журналистларның: “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашыр идегезме?" дигән соравына җырчы уңай җавап бирде.

“Катнашыр идем. Әгәр чакырсалар һәм гастрольләр графигы туры килмәсә, рәхәтләнеп киләм. Моның өчен минем башкарма директор белән алдан сөйләшеп куярга кирәк”, - диде Радик Юльякшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10