ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Олеся Балтусова Казанның «Бишбалта» зираты археологик һәйкәл булачагын әйтте

2 ноябрь 2018, 17:16 , Фото: Салават Камалетдинов

Олеся Балтусова Казанның «Бишбалта» зираты археологик һәйкәл булачагын әйтте «Бишбалта» бистәсенең мөселман зираты узган елның 6 октябрендә дәүләт саклавына куелган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Киров районындагы «Бишбалта» тарихи зираты Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан археологик мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Бу турыда Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова әйтте.

«Бишбалта» бистәсенең мөселман зираты узган елның 6 октябрендә дәүләт саклавына куелды, дип искәртте Олеся Балтусова. Хәзер һәйкәлнең әһәмиятен ачыклау өчен экспертиза үткәреләчәк.

  • Тарихи таныклыклар буенча, «Бишбалта» зираты шул ук исемдәге бистәнең көнбатыш өлешендә урнашкан һәм борынгырак - XVI-XVII гасырныкы булырга тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10