ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Элвин Грейның продюсеры моң төшенчәсен Россия эстрадасында танытырга тели

2 ноябрь 2018, 16:21 , Фото: Султан Исхаков

Элвин Грейның продюсеры моң төшенчәсен Россия эстрадасында танытырга тели “Безнең рус эстрадасы белән эшләү тәҗрибәсе бар”, - ди җырчының продюсеры Александр Слюсаренко.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар-башкорт эстрадасының күренекле җырчысы Радик Юльякшинның продюсеры татарга гына хас милли мелизм, моң төшенчәсен рус эстрадасында танытырга тели. Бу хакта бүген “Татар-информ”да “Элвин Грей” лейблын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Безнең Россия эстрадасы белән эшләү тәҗрибәсе дә бар. Төп максатыбыз – татарга хас мелизм, моң төшенчәсен Россия эстрадасына да чыгару. Чөнки бик матур тавышлар, сәләтле яшьләр бар.

Татар-башкорт эстрадасында талантлы башкаручылар бик күп. Безнең максатыбыз - сәләтле яшь башкаручыларны табып, аларга сәхнәгә чыгарга ярдәм итү. Аларның барысы да, нигездә, ике-өч телдә – татар, башкорт, рус телләрендә җырлаячак”, - диде Слюсаренко.

Элвин Грей командасында махсус лейбл булдыру идеясе ун еллап элек туган. “Элвин Грей” лейблының башкарма директоры сүзләренчә, лейблның асылы – сәхнәгә чыгарга теләгән сәләтле яшь башкаручыларга мөмкинлек бирү.

“Соңгы ике елда Радик 650гә якын концерт куйды. Аны ун меңнән артык тамашачы карады. Бу – аның иҗатына ихтыяҗ бар дигән сүз. Яшь башкаручыларны сәхнәгә чыгаруда аның тәҗрибәсе дә, күрү осталыгы да бар”, - диде "Элвин Грей" лейблының башкарма директоры Семен Прошко. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10