ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан галимәсе Истанбулда рус-төрек сугышына 140 ел тулу чарасында катнаша

2 ноябрь 2018, 15:39

Симпозиумда Эльмира Сәлахова рус-төрек сугышының татар җәмгыятендә чагылышы турында сөйли.

(Истанбул, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галимәсе Эльмира Сәлахова бүген Истанбулда “Ватан кайсы җир” дип аталган халыкара симпозиумда катнаша. Ул анда “1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышының татар җәмгыятендә чагылышы” дигән темага доклад укый.

Симпозиум рус-төрек сугышының тәмамлануына 140 ел тулуга багышланган. Ул Истанбул универститеты һәм “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасының Истанбул бүлекчәсе тарафыннан оештырылган.

Фотода - Эльмира Сәлахова. Автор фотосы.

Фәнни чараның ачылыш тантанасында Төркия мәдәният һәм туризм министры урынбасары Халюк Дурсун, Истанбул университеты ректоры Мәхмүт Ак чыгыш ясадылар.

Симпозиумда Азәрбайҗан, Абхазия, Албания, Болгария, Босния, Косова, Россия, Татарстан кебек ил һәм төбәкләрдән 40 галим катнаша. Эльмира Сәлахова - бу җыенда Татарстаннан катнашучы бердәнбер галим.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10