ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанда «Рухи кыйммәтләр» проектында әхлакый эчтәлектәге реклама күрсәтеләчәк

2 ноябрь 2018, 16:32 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанда «Рухи кыйммәтләр» проектында әхлакый эчтәлектәге реклама күрсәтеләчәк Акциянең максаты - гомумкешелек рухи кыйммәтләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү һәм югары әхлаклы гамәлләрне үрнәк итеп күрсәтү.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). 1 ноябрьдә Татарстан Республикасында «Рухи кыйммәтләр» дип аталган социаль кампания башланды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кампания кысаларында күрсәтелә торган социаль реклама кешеләргә мәхәббәт, ышаныч, мәрхәмәт, гаделлек, дуслык, батырлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар турында искә төшерә.

Моннан тыш, акциянең тагын бер мөһим темасы - ислам турындагы стереотипларны фаш итү. Барлыгы 30 шундый ролик төшерелгән.

Кампания ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы тарафыннан «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә тормышка ашырыла.

Махсус акция гомумкешелек рухи кыйммәтләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү һәм югары әхлаклы гамәлләрне үрнәк итеп күрсәтү максатыннан оештырыла. 

  • «Хозур ТВ» мөселман телеканалы Татарстан һәм Башкортстан республикалары территориясендә кабельле челтәрләрдә трансляцияләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10