ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары бозлавык һәм томан хакында кисәтә

2 ноябрь 2018, 13:09 , Фото: архив

Татарстан синоптиклары бозлавык һәм томан хакында кисәтә Көндез Татарстан башкаласында +2..+7 градус җылы булачак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 ноябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең һава шартлары бозылу турындагы кисәтүендә хәбәр ителә.

Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республика юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин. Урыны белән яңгыр явачак, дип искәртә Татарстан синоптиклары.

Төнлә 1 градуска кадәр салкын булса, көндез исә 2-7 градуска кадәр җылытачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10