ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабугада коткаручылар җиргә түгелгән бер килограмм терекөмешне җыеп алган

2 ноябрь 2018, 12:11 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Алабугада коткаручылар җиргә түгелгән бер килограмм терекөмешне җыеп алган Терекөмеш салынган банкаларны Татарстанның 40 еллыгы урамындагы шәхси йорт территориясендә табып алганнар.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Алабугада коткаручылар шәхси хуҗалыкта җиргә түгелгән бер килограмм терекөмешне җыеп алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Татарстанның 40 еллыгы урамындагы шәхси йорт территориясендә терекөмеш салынган банка табылуы хакында хәбәр килә.

Урында 5нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре җирдә терекөмеш салынган ярты литрлы банка һәм бер литрлы ватык банка табып ала.

Сулыш органнарын һәм тирене саклау чараларын кулланып, коткаручылар җирдән терекөмешне җыеп ала һәм утилизациягә тапшыра.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

 

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10