ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Финанс министрлыгы төбәкләргә бюджет керемнәрен арттыру алымнарын тәкъдим итте

2 ноябрь 2018, 11:55

Ведомство тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар арасында мигрантларны легальләштерү, түләүле парковкалар һәм юллар төзү, технопаркларны үстерү бар.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы федерация субъектлары хакимиятләре өчен бюджет керемнәрен арттыру буенча киңәшләр әзерләде. Алар ведомство сайтында дөнья күргән.

Аерым алганда, министрлык төбәк хакимиятләренә хезмәт мигрантларын активрак легальләштерергә, фатирларны арендага салымнар түләмичә генә тапшыру очракларына күзәтчелек итәргә, салымга бәйле җинаятьләрне ачыклау өчен зур предприятиеләрне контрольдә тотарга һәм активларны хосусыйлаштырырга киңәш итә.

Исемлеккә потенциаль керем чыганакларын ачыклау буенча киңәшләр дә кертелгән. Алар арасында милеккә салымны һәм кыйммәтле автомобильләргә транспорт салымын арттыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеотеркәү системасын үстерү, түләүле парковкалар һәм юллар төзүне атап үтәргә мөмкин.

Федераль ведомство файдаланылмый яткан җирләргә игътибарны юнәлтергә, бизнес-инкубаторлар һәм технопарклар ачарга, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтергә һәм бюджетара җайга салу механизмнарын камилләштерергә киңәш итә.

Финанс министрлыгы киңәшләре, аерым алганда, Белгород, Курган, Мәскәү, Саратов, Свердловск һәм Ярославль өлкәләрендә, Дагыстан, Карачай-Черкесия, Мордовия һәм Төньяк Осетия республикаларында алынган тәҗрибә нигезендә әзерләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10