ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Чернышевский урамында билгесез автомобиль җәяүлене бәрдереп качып киткән

2 ноябрь 2018, 10:15

33 яшьлек ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Чернышевский урамында билгесез автомобиль «зебра»да җәяүлене бәрдергән һәм качып киткән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке алтыда 9нчы йорт каршында булган.

33 яшьлек ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган.

Казанның ЮХИДИ идарәсе әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр булса, (843) 533-38-19, 533-38-48 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итүләрен сорый.

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10