ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лаеш районының Татар Сараланы авылы мәчете 300 мең сум күләмендәге Президент грантын отты

2 ноябрь 2018, 09:33

Бәйгегә Россиянең барлык төбәкләреннән тугыз меңнән артык проект тәкъдим ителгән, шуларның 1,5 меңе грантларга ия булды.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Лаеш районының Татар Сараланы авылы мәхәлләсе коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтүдә Президент грантлары бирү буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп, 300 мең сум күләмендә акча отты. Бу хакта Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл мәчете «Үткәннәрдән баскычлар» проектын тәкъдим итте. Әлеге проект Татар Сараланы авылы халкының язмышы аркылы Лаеш өязе һәм районының үсешен чагылдыра.

Проект кысаларында белгечләр су басу зонасында калган авыллар тарихын бәян итүче күргәзмәләр әзерләячәк, су басу аркасында авылларыннан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең хатирәләре һәм документларга нигезләнгән буклет нәшер итәчәк.

Шулай ук проект авторлары кунаклар һәм җирле халыкны Лаеш районы тарихы белән таныштыру өчен виртуаль экскурсия маршруты да әзерли. Лаеш шәһәре, Державино, Чырпы, Атабай, Татар Сараланы, Ташкирмән, Яушыйк авыллары экскурсия объектлары булачак.

Проект Куйбышев сусаклагычы төзелүгә бәйле рәвештә юкка чыккан авылларның тарихын өйрәнүне күздә тота. Аның нәтиҗәсендә Лаеш районының югалган авыллары турында реклама проспекты һәм мәгълүмати материаллар нәшер ителәчәк.

Бәйгегә Россиянең барлык төбәкләреннән тугыз меңнән артык проект тәкъдим ителгән иде, шуларның 1,5 меңе грантларга ия булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10