ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Баулыда “Татарча диктант” язучыларның 60 проценты "бишле" алган

2 ноябрь 2018, 09:00

Проектта Баулыда яшәүче 87 кеше катнашкан.

(Баулы, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Кадрия Гыймазова). Баулы районы мәгариф бүлеге мәгълүматына караганда, “Татарча диктант” проектында катнашучыларның 60 проценты “бишле” билгесенә язган. Бу турыда район басмасы яза.

Проектта  Баулыда яшәүче 87 кеше катнашкан. Татар теле буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләрнең күбесе укытучылар булган. Диктант язучылар арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, укучылар, тәрбиячеләр, пенсионерлар да бар.

Проектның иң өлкән катнашучысы Раиса Кунгурбаевага киләсе елның гыйнварында 70 яшь тула. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10