ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтлеләрне бушлай вакцинация үтәргә чакыралар

2 ноябрь 2018, 08:00 , Фото: Султан Исхаков/архив

Әлмәтлеләрне бушлай вакцинация үтәргә чакыралар Медицина оешмаларында бары югары нәтиҗәле вакциналар гына кулланыла.

(Әлмәт, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары). Бүгенге көндә Әлмәттә 77 меңнән артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу күрсәткеч планлаштырылган санның 83 процентын тәшкил итә. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Медицина оешмаларында бары югары нәтиҗәле вакциналар гына кулланыла. 2014 елда белгечләр тарафыннан 15 грипп белән авыру очрагы теркәлсә, 2017 елда бу күрсәткеч 3 кә төшкән.

Әлмәтлеләрне яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай вакцинация үтәргә чакыралар. Белгечләр фикеренчә, грипп белән авыручылар сезоны гыйнвар һәм февраль айларында башланыр дип көтелә.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10