ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә законсыз акбур чыгару эшчәнлеге ачыкланган

2 ноябрь 2018, 03:00

Экологлар зыян күләмен 8 миллион сум белән бәяли.

(Әлмәт,  2 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә законсыз акбур табу эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрнең эзенә төштеләр. Бу турыда район басмасы сайты хәбәр итә.

Казан оешмасына "Новотроицкое" участогында геологик өйрәнүләр уздырырга лицензия бирелгән була. Ләкин бу территориядә алардан кала кемнеңдер бу эшчәнлек белән шөгыльләнүе ачыклана. Экологлар зыян күләмен 8 миллион сум белән бәяли.

Лицензия шартлары буенча компания әлеге территориядәге акбурны саклауны тәэмин итәргә тиеш була. Хәзерге вакытта биредә экологлар тарафыннан административ тикшерү эшләре алып барыла. Файдалы казылмаларны саклау максатыннан чыгып биредә махсус “фототозак”лар урнаштырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10