ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнә районы авылында 1 миллион сум грант акчасына урамнарга таш җәйделәр

2 ноябрь 2018, 06:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнә районы авылында 1 миллион сум грант акчасына урамнарга таш җәйделәр Үзара салым акчасына су трассасы сузылды, чишмәләр эшләнде.

(Әтнә,  ноябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Узган ел Әтнә районының Түбән Көек авыл җирлеге 1 миллион сум грант откан иде. Менә шул акчага авыл җирлегендә Түбән Көек, Югары Көек һәм Иске Шимбер авылларындагы урамнарга вак таш түшәлде, дип яза җирле басма сайты.

Моннан тыш җирле референдум акчасына да Иске Шимбер урамына һәм Яңа Шимбер авылы зираты юлына таш җәелде. Түбән Көек авылында 470 метр арага су трассасы суздык, шул ук вакытта бер урында янгынга каршы гидрант та куеп калдырдык. Югары Көектә дә бер гидрант куелды.

"Мәчет белән берлектә үзара салым акчасына шушы ук авылда чишмә эшләдек",- дип сөйләде Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәмәтгалиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10