ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районының Туймәт авылында яңа ФАП төзеләчәк

2 ноябрь 2018, 04:00 , Фото: Марат Гомәров

Чирмешән районының Туймәт авылында яңа ФАП төзеләчәк Биредә 152 йортта 500 тирәсе кеше гомер итә.

(Чирмешән, 2 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Быел Яңа Элмәле авылында блок-модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Аны тиздән ачарга тиешләр. Ә киләсе елда мондый бинаны Туймәттә төзергә планлаштырганнар.

Бу көннәрдә исә 85 йортлы, 200 дән күбрәк кеше яшәүче Югары Чегодай авылындагы ФАП бинасына ремонт ясала. 10 йортлы, 30 лап кеше яшәүче Кызыл Чишмә авылындагы “щитовой” ФАП бинасын да быел рәтләргә тиешләр.

Ә 152 йортта 500 тирәсе кеше гомер итүче Туймәттә исә блок-модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты киләсе елда төзелергә тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10