ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә “Көз патшабикәсе”н билгеләячәкләр

2 ноябрь 2018, 00:00

Матурлык бәйгесендә 16 яшьләре тулган кызлар катнаша ала.

(Чирмешән, 2 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә “Көзге бал” үткәрәләр. 2 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак чарада “Көз патшабикәсе”н билгеләячәкләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Матурлык бәйгесендә 16 яшьләре тулган кызлар катнаша ала, моның өчен алар визитка һәм кул астындагы материаллардан ясалган сәхнә костюмы тәкъдим итәргә тиешләр. 

Гомумән, “Көзге бал”ны оештыручылар бәйрәмгә килүчеләрне башка сюрпризлар да көтәчәк. Дискотеканы Казаннан килүче профессиональ ди-джей алып барачагын әйттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10